Начар күрүчеләр өчен версия
РУС/ТАТ
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
0316
Диспансеризация үтү тәртибе


1. Диспансеризациягә язылу: Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында, яки беркетелү буенча хастаханәгә, яки эш һәм уку урынында оештырылган махсус медицина бригадасына мөрәжәгать итегез. Үзегез белән ОМС полисы яки шәхесегезне таныклаучы документ алыгыз. Вакытыгызны кыскарту өчен анкетаны бастырып чыгарып тутырып алып килегез.
2. Тикшерүләргә әзерләнегез. Билгеләнгән көнне ач карын белән физик йөкләнешләр, иртәнге күнегүләр ясамыйча хастаханәгә килегез. 40 яшьтән өлкәнрәк булсагыз, яшерен канга тизәк тапшырырга кирәк. Аны тапшыру шартларын хастаханәдә алдан белешегез.

3. Диспансеризациянең беренче этабын үтегез. Беренче этапта терапевт сездә йогышсыз хроник авырулар булу-булмау һәм аларның үсү куркынычы факторларын һәм диагнозны аныклау өчен икенче этапта узарга кирәкле өстәмә тикшерү һәм белгеч-табиблар карауны билгели.

4. Табиб-терапевтка кабул итүгә килегез. Табиб тикшерү нәтиҗәләрен аңлатыр, сезнең сәламәтлек төркемен, авыру яки авыру куркынычы булганда диспансер күзәтү төркемен билгеләр һәм сезнең медицина картагызга язмалар ясар.

5. Диспансеризациянең икенче этабын үтегез. Бу этапка сәламәтлеге шикләнү тудырган авырулар күчә. Бу очракта диагнозны аныклау өчен өстәмә карау һәм тикшерүләр үтәргә кирәк. Икенче этаптан соң тирәнтен профилактик консультация үткәрелә. Нәтиҗәдә дәвалау яки диспансеризация кысаларына кермәүче тикшерүләр үткәрү турында карар кабул ителә.

6. Диспансеризациянең барлык нәтиҗәләрен алганнан соң пациент икенче тапкыр табиб-терапевтка килә. Табиб өстәмә тикшерү нәтиҗәләрен аңлатканнан соң сәламәтлекне ныгыту турында тәкъдимнәр бирә. Табиб сәламәтлек төркемен аныклый (алар өчәү), кирәк булганда дарулар һәм профилактика, сәламәтләндерү, реабилитация чаралары билгели. Барлык тикшерү нәтиҗәләре һәм йомгаклау медицина картасында теркәлә.

2024 Министерство здравоохранения Республики Татарстан
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ